Төнлә Казанда алтылап машина бәрелешкән, шуларның берсе такси булган
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Төнлә Казанда ким дигәндә 6 машина катнашында авария булган, шуларның берсе – такси. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.
Төнлә Казанның Ямашев проспектында берничә машина бәрелешкән.
Шаһитлар төшергән кадрлардан күренгәнчә, автомобильләр домино принцибы буенча бер-берсенә бәрелгән. Социаль челтәрләрдә әлеге юл һәлакәтенә начар һава шартлары сәбәпче булырга мөмкин дип фаразлыйлар. Кичә коеп яңгыр яуды.