Башкортстан халкын «Салават нәселе чигенә белми» дигән онлайн-квестка чакыралар
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). 8 июньдә Башкортстанда «Салават нәселе чигенә белми» дигән гаилә онлайн-квесты башлана. Чара Салават Юлаев көннәре кысаларында үткәрелә. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.
Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты яшь гаиләләрне квестта катнашырга чакыра, аның составына 16 яшькә кадәрге балалары белән ата-аналар (яки аларның берсе) керергә мөмкин. Катнашучы балалар саны чикләнмәгән.
Дүшәмбе көнне, 8 июньдә, 14.00 сәгатьтә һәр гаилә электрон почта аша маршрут кәгазе алачак. Дүрт көн дәвамында командалар иҗади биремнәр (гаилә командасын тәкъдим итү, рәсем һәм шигырь бәйгеләре, акробатик пирамидалар, Салават Юлаев шәхесен кемнең яхшырак белүен ачыклау буенча викторина) үтәячәк. Квестка нәтиҗә 12 июньдә ясалачак