«Татар-информ»да татар юморы турында сөйләшәчәкләр
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 5 июньдә, 11:00 сәгатьтә «Татар-информ»да татар юморы һәм татар юморы өлкәсендә эшләүче артистларга багышланган матбугат конференциясе булачак. Чарада «Мунча ташы» театры җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла, Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты, җырчы һәм юморист Җәвит Шакиров, Татарстанның атказанган артисты, җырчы һәм юморист Данир Сабиров, җырчы, юморист һәм пародист Рифат Зарипов, сөйләм жанры артисты, җырчы һәм юморист Әбри Хәбриев катнашачак. Татарстанның танылган юмористлары татар юморында нинди темаларга шаяртулары һәм кайсы темаларга кагылырга ярамавы турында сөйләячәкләр. «Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша 7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru