Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында, Лениногорскида янгын чыккан
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ»). Лениногорскида бер фатирда сүндерми калдырган тәмәке төпчеге аркасында янгын чыккан. Бу хакта Россия буенча Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Кичә төнге өченче яртыда Лениногорскида Ленин урамындагы дүрт катлы йортта янгын чыга. Икенче каттагы бер фатирда йорт җиһазларына ут капканы ачыклана. Янгын мәйданы 12 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгында 59 яшьлек ир-атның бите һәм куллары II дәрәҗә авырлыктагы пешүләр алган, аны хастаханәгә алып киткәннәр.