Җәен Татарстандагы берничә трассада 110 км/сәг тизлек белән йөрергә рөхсәт итәчәкләр
![Җәен Татарстандагы берничә трассада 110 км/сәг тизлек белән йөрергә рөхсәт итәчәкләр](https://tatar-inform.tatar/attachments/e5af39274771fe46f403a71c395ec649b1b1633b/store/fill/780/440/6530050aaf751f03047848211680871ce7e9879fc9a67fc51b5fb4658cd5/f8db2bb05f57ab4bbc4e6ee8%5B1%5D.jpg)
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Татарстан трассаларының кайбер участокларында рөхсәт ителгән тизлекне тиздән 110 км/сәгатькә кадәр арттырачаклар. Бу хакта «Татар-информ»га республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.
Җиңел автомобильләр өчен тизлек режимы Казан — Яшел Үзән трассасының Идел аша күпер чатыннан соңгы участогында 100 км/сәг кадәр арттырылган инде.
ЮХИДИ хезмәте шулай ук, тагын ике участокта рөхсәт ителгән тизлекне 80 км/сәгатькә арттыруны планлаштыра. Үзгәрешләр Мамадыш трактында — Интернациональ урамы киселешеннән Казанга чыгу юлына кадәр булачак. Горький шоссесында да үзгәрешләр көтелә — Залесная урамы № 118 йорттан башлап шәһәрдән чыгуга кадәр тизлек арттырылачак.
Тагын өч районда: Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләчедә М7 трассасында максималь рөхсәт ителгән 110 км тизлек белән йөрергә ярый торган участоклар барлыкка киләчәк.
Барлык үзгәрешләр 30 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.