Россиядә коронавирустан массакүләм вакцинацияне көзен ясарга җыеналар
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 яңа коронавирусыннан массакүләм вакцинация бу елның көзендә башланырга мөмкин. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сүзләренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә. «Вакцина өстендә эш тулы көчкә бара, без нәтиҗәләр көтәбез. Белгечләр әйтүенчә, уңышлы булган очракта, көз көне үк массакүләм вакцинация башланачак», — диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары. «Әлегә барыбызга да инфекция куркынычын исәпкә алып яшәргә өйрәнергә кирәк», — диде Дмитрий Чернышенко.