Татарстанда җәйге лагерьларга якынча 46 мең бала бушлай йөри алачак
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). 2020 елның җәендә авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче 46 меңгә якын бала сәламәтләндерү лагерьларына юллама алачак. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы Дамир Фәттахов онлайн-трансляция барышында сөйләде.
«Ел дәвамында балалар сәламәтләндерү лагерьларына 55 мең юллама һәм җәй буена 45,9 мең юллама бирелә. Юллама бәясе 100 процент компенсацияләнәчәк. Баланы җәйге сәламәтләндерү лагерена бушлай җибәрү өчен мөмкинлек тудырыла», — диде Дамир Фәттахов.
«Чара авыр хәлдә калган гаиләләрдәге балалар, шул исәптән социаль яклау оешмасы тарафыннан билгеләнгән 13 мең бала өчен каралган», — дип өстәде ул.
Аның сүзләренчә, мондый юллама сорап, район администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, «Җәй» республика үзәге ата-аналар өчен республикада балалар җәйге ялын оештыруның барлык нечкәлекләре турында консультация үткәрә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Җәй» үзәге балаларның ялын оештыру буенча кайнар линия эшләтеп җибәрде.