«Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясенә старт бирелде
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүгеннән башлап II «Яңа татар пьесасы» яшь драматурглар лабораториясенә старт бирелде. Бу хакта Камал театры матбугат үзәге хәбәр итә.
Бәйгедә татар әдәби телен белгән, 40 яшькә кадәрге авторлар катнаша ала. Гаризалар 2 июньнән 20 июльгә кадәр кабул ителә. 20-31 июльдә лабораториядә катнашучылар исемлеге раслана. 1-15 августта лекция-семинар интенсивы үтә.
Яшь авторлар белән Россиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы драматурглары — Михаил Дурненков, Юлия Тупикина, Ркаил Зәйдулла эшләячәк. Белем бирү рус һәм татар телләрендә online режимда алып барыла.
15 августтан 1 ноябрьгә кадәр катнашучылар, остазлары җитәкчелегендә, үз синопсислары буенча оригиналь пьесалар яза. Пьесаларның иң яхшылары читкалар рәвешендә тәкъдим ителәчәк һәм Камал театрының «Сишәмбе көн кич белән» проекты кысасында куелачак.
Лаборатория потенциаль талантлы яшь авторларны ачыклау максатыннан үткәрелә.