Новосибирскида Сабантуйны онлайн режимында оештыру мәсьәләләре буенча семинар узды
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). 1 июньдә, җәйнең беренче көнендә, Новосибирскида Сабантуй бәйрәменә багышланган семинар узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә. Анда Новосибирск шәһәре һәм өлкәсенең татар оешмалары, мәдәни учреждение вәкилләре (барлыгы 24 кеше) катнашты. Семинарда Оnline Сабантуйлар программасын һәм аны үткәрү техникасын җентекләп тикшерделәр. Эш вакытында килеп туган сорауларга җавап бирделәр. Семинарны үткәрү нәтиҗәләре буенча анда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Шунысын да искәртик: 2020 елның 1-30 июнендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең – 75 һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан онлайн режимында «Себер Сабан туе» Төбәкара бәйрәме узачак.