Россиядә кинотеатрлар июль уртасында ачылачак
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләү чараларын бетергәч, июль уртасында кинотеатрлар ачылачак. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Министрлар Кабинетындагы брифингта сөйләде. Бу турыда «Интерфакс» яза.
Июль уртасында музейларга кереп булачак.
Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, театрлар һәм концерт заллары чикләүләрне бетерүнең соңгы этабында ачылачак, шуңа күрә бу соңрак булачак.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор пандемия шартларында кинотеатрлар эше буенча тәкъдимнәр әзерләгән.