Миңнеханов Түбән Камада Шинниклар проспектында капиталь ремонт барышы белән танышты
(Казан, 1 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренең Шинниклар проспектында капиталь ремонт барышы белән танышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Агымдагы елда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча Бакый Урманче урамыннан алып Менделеев урамына кадәр 1,9 км озынлыктагы участок капиталь ремонтланачак. Шулай ук заманча яктырткычлар һәм яңа тукталыш павильоннары барлыкка киләчәк. Шинниклар проспектында алты полосалы хәрәкәт, җәяүлеләр өчен дүрт кичү булачак. Хәзерге вакытта җөп сандагы якта асфальт бетонның аскы катламы җәелгән һәм кырыйларына таш урнаштыру өчен нигез әзерләнгән, так сандагы якта юл катламын киңәйтү буенча эш алып барыла. Участокны агымдагы елның октябрендә тапшырырга планлаштыралар. Гомумән алганда, объектка 365 миллион сум бүлеп бирелгән.