Башкортстанда «Татарча фатирник» проектының чираттагы утырышы узды
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге офисында татар яшьләре өчен булдырылган «Татарча фатирник» проектының чираттагы утырышы узды. Фатирникның төп кунагы — «Голос. Дети» телепроекты финалисты, яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова иде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.