Быел Татарстанның 164 мәктәбендә капиталь ремонт узачак
(Казан, 7 апрель, «Татар-информ»). Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 164 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. «Бу программаны республиканың һәр районында интенсив рәвештә гамәлгә ашыралар. Эшләрнең төп өлеше Казанга һәм Чаллыга туры килә, әмма кече шәһәрләрдә дә эшләр башкарылды», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Абдуллин. Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә... Читать дальше...