Киров өлкәсе Диния нәзарәте "Мин Коръән укырга яратам" конкурсы үткәрә
(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). 2021 елның 4 апрелендә Киров өлкәсе Малмыж районының Яңа Смәил авылы мәчетендә Коръән укучыларның чираттагы "Мин Коръән укырга яратам" конкурсы узачак. Россия мөселманнары Диния идарәсе сайтында хәбәр ителгәнчә, чараны Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Анда Киров өлкәсе Диния нәзарәте карамагындагы якшәмбе мәктәпләре һәм мөселман җәмгыятьләре мәктәпләре укучылары, шулай ук башка төбәкләрдән килгән мөселман яшьләре катнашуы көтелә. Оештыручылар... Читать дальше...