Фәрит Бикчәнтәев: Камал һәм Гафури театрлары арасында иҗади конкуренция бар
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Башкорт һәм татар академия театрлары арасында дуслык белән бергә иҗади конкуренция дә бар дип саный. «Башкорт театры белән дуслык турында күп сөйләргә була. Ике елга бер мәртәбә алар безгә килә, без Уфага барабыз. Гафури театрының Казан гастрольләре ул — традиция», — диде Фәрит Бикчәнтәев Гафури театрының Казан гастрольләренә багышланган матбугат конференциясендә. «Төрки дөньяда ике шәп театр труппасы — Камал һәм Гафури театры артистлары.