Рөстәм Миңнеханов Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең яңа башлыгы белән очрашты
(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәте (Ростехнадзор) Идел буе идарәсенең яңа җитәкчесе Азат Мөбарәкшин белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов Азат Мөбарәкшинны җаваплы вазифага билгеләнүе белән котлады. Президент Татарстанның техноген республика булуын билгеләп үтте, шунлыктан төбәктә сәнәгатьтә иминлек мәсьәләләренә һәрвакыт аерым игътибар бирелә.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Азат Мөбарәкшин ведомствоның элеккеге башлыгы Борис Петров тоткарланганнан соң Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Идарә өч республика (Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл) территориясендә эшчәнлек алып бара.