Татарстанда соңгы тәүлектә 43 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «19 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Казанда – 25, Яшел Үзән районында – биш, Түбән Камада – дүрт, Чаллыда – өч, Азнакай, Буа, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск һәм Чистай районнарында берәр очрак теркәлгән. Читать дальше...