КФУ эксперты Казанда карның эреп бетү вакыты турында сөйләде
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казан метеоүзәге мәйданында кар катламы биеклеге хәзер 59 см тәшкил итә. Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев шул хакта хәбәр итте. «Без хәзер урамнарда карның күп булуын күрәбез. Казанда ел саен кар катламы биеклеге арта. Хәзер метеоүзәк мәйданнарында кар биеклеге 59 см тәшкил итә, бу нормадан югарырак. Читать дальше...