(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 мартта, Татарстанда янә салкынайтачак. Аязганда 32 градуска кадәр салкын булуы ихтимал, дип кисәтә синоптиклар. Республикада аязучан-болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, иртән һәм көндез бераз кар яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк, күз күреме 500 метрга һәм аннан да кимрәк начарлануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Җил төньяк-көнбатыштан салмак кына исәчәк, ә көндез уртача тизлектә исәргә мөмкин. Читать дальше...