Татарстанда тагын 50 кеше коронавирус йоктырган
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусын йоктыруның 50 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән берсе читтән кертелгән. «Егерме ике кеше хастаханәгә салынды, 28 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. 30дан 50 яшькә кадәрге 19 кеше, 60тан 70 яшькә кадәрге 13 кеше чирләгән. Инфекция йоктыручылар арасында 80 яшьтән 90 яшькә кадәр дүрт кеше һәм бер балигъ булмаган бала теркәлгән. Авыручыларның күбесе Казанда, башкалада 23 кеше чир йоктырган. Читать дальше...