Ркаил Зәйдулла: Язучыларга активрак булырга кирәк, Президент ярдәм итәчәген әйтте
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язучыларның актив булуын, газета-журналларда, социаль челтәрләрдә үз фикерләре белән һәрдаим чыгыш ясауларын теләгән. Татарстан язучылар берлегенең яңа рәисе, Татарстан халык язучысы Ркаил Зәйдулла ТР Президенты белән очрашып үзенең программасы белән таныштырган. «Программаңны тормышка ашырсаң бик әйбәт була инде. Безнең тарафтан ярдәм булачак», дип вәгъдә иткән Рөстәм Миңнеханов. «Әлбәттә, берлектә өлкән яшьтәгеләрнең шактый булуын да искәрттем. Читать дальше...