Түбән Камада иң популяр һәм иң сирәк кушыла торган малай исемнәре билгеле булды
(Казан, 9 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Түбән Камада балаларга иң популяр һәм иң сирәк кушыла торган исемнәр билгеле булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина хәбәр итте. «Ата-аналар малайларына исемнәр сайлаганда, кайсы традицияләргә таяна, икенчесефамилия һәм әтисенең исеменә туры китерергә тырыша, өченчесе балага гадәти булмаган заманча исем сайлый», — дип язган ул Инстаграмда үз битендә. ЗАГС идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, иң үзенчәлекле һәм сирәк кушыла торган исемнәр Арэль, Асгар, Амаль, Илай, Орфей, Далиль, Демир булган. Иң популяр ир-атлар исемнәре рейтингына Матвей, Тимур, Артем, Әмир, Кәрим, Егор, Дамир, Мирон һәм Александр кергән.