Россиядә 1 сентябрь линейкалары үзгәртелгән форматта узачак дип көтелә
(Казан, 8 июль «Татар-информ», Рифат Каюмов). Коронавирус белән бәйле вәзгыять аркасында, 1 сентябрьдә мәктәп линейкалары үзгәртелгән формада үтәчәк, ә белем бирү процессы традицион форматта башланачак, дип белдерде Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. Бу турыда РИА «Новости» хәбәр итә. Роспотребнадзор 2021 елга кадәр мәгариф оешмаларында массакүләм чаралар үткәрүне тыйган. Министр билгеләп үткәнчә, яңа уку елында мәктәпләр инфекция таралмасын өчен барлык саклану чараларын булдырачак. Татарстанның... Читать дальше...