Татарстан гимнының симфоник оркестр өчен партитурасы авторы вафат
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Казанда 90 яшендә Татарстан Республикасы Дәүләт гимны редакциясе авторларының берсе (симфоник оркестр өчен партитура авторы) композитор Борис Трубин вафат булды. Нәҗиб Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректораты һәм Гыйльми советы хәбәр иткәнчә, композитор белән хушлашу иртәгә, 30 апрельдә, иртәнге сәгать унда консерваториянең төп бинасы янында (Зур Кызыл ур., 38) узачак. 11.00 сәгатьтә Иске йолалы чиркәүдә — Изге Богородица Покров соборында (Иске ур., 17) озату йоласы башкарыла. Борис Трубинны Юдино зиратында җирләячәкләр. Аны соңгы юлга озатучылар өчен автобусны консерватория бирәчәк. «Мәдәният министрлыгы Борис Трубин гаиләсе һәм хезмәттәшләренең, укучыларының тирән кайгысын уртаклаша», — диелә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.