Миңнеханов март-апрель айларында ил губернаторлары рейтингында 1нче баскычта урнашты
(Казан, 29 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рейтинг» мәгълүмати коммуникацияләр үзәге төзегән Россия губернаторлары илкүләм рейтингының янә беренче баскычында урнашты
Тикшеренү 2021 елның март-апрель айларын колачлый, ул экспертлар үткәргән сораштыру нигезендә төзелгән.
Журналист һәм сәясәт белгече Александр Малькевич билгеләп үткәнчә, Рөстәм Миңнехановның югары позиция биләве аның онлайн- һәм офлайн-форматларда чит ил партнерлары белән эшчәнлекне яңадан җайга салуы белән аңлатыла.