Төркиядә пандемиягә багышланган күргәзмәдә татар кызының рәсемнәре тәкъдим ителде
(Истанбул, 23 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең күренекле рәссамы, сәнгать фәннәре кандидаты, татар кызы Гүнәш Терколның әсәрләре Истанбулда «Башка бөтен нәрсә ерак» исемле рәсем күргәзмәсендә тәкъдим ителә. Бу хакта Гүнәш Теркол хәбәр итә.
Күргәзмәдә танылган 17 төрек рәссамының хезмәтләре урын алган. Алар арасында Гүнәш Терколның басма ысулы белән бәзгә төшерелгән 12 рәсеме «Ишеткәннәренә ышана алмады» исеме белән аерым композиция буларак тәкъдим ителә.
«Бу хезмәтләрем беренче булып Римда „MAXXİ Museum“ галереясында оештырылган „İstanbul: Passion, Joy, Fury“ күргәзмәсендә, Сан-Паулу һәм Анкарадагы күргәзмәләрдә урын алды. Сәнгать музейларының чакыруы буенча Көньяк Америка буйлап оештырылган күргәзмәләрдә тәкъдим ителде. Әсәрләремдә кызыл һәм ак төсләр аркылы хатын-кызларның өмет-хыялларын, дуслыкларын, авыруларын, яраларын төзәтү тырышлыкларын аңлатырга омтылдым», — дип сөйләде Гүнәш Теркол «Татар-информ»ның Төркиядәге хәбәрчесенә.
«Башка бөтен нәрсә ерак» күргәзмәсенең темасы коронавирус пандемиясенә багышланган. Сәнгать әсәрләрендә шәһәр җирлекләрендә яшәүче кешеләргә тыю һәм чикләүләрнең ничек тәэсир итүе тасвирланган.
«Пандемия чорында гадәтләнгән көндәлек тормышның бозылуы, туган-тумача, дус-ишләр белән очрашу мөкинлеге булмау, якыннарыңның тән исен тоя алмау, үзеңнән башка бөтен нәрсәнең ерак булуы адәм баласына ялгызлык, дөньядан аерылып тору кебек авыр хисләр бирә. Бу күргәзмә аркылы без пандемиянең җәмгыяттәге чагылышын күрсәтергә тырыштык», — дип сөйләде күргәзмәнең кураторы Җәрән Әрдәм.
«Башка бөтен нәрсә ерак» күргәзмәсе Истанбулның атаклы «Dirimart» сәнгать галереясында оештырылган. Ул 4 марттан 25 апрелгә чаклы эшли.