Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенә җитәкче итеп Фаяз Шакиров билгеләнде
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) Идел-Кама төбәкара идарәсенең яңа җитәкчесен ведомство коллективына ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров тәкъдим итте. Ведомствога җитәкче итеп Фаяз Шакиров билгеләнде, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Элек ул ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары — республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы вазифасын башкарган.