«ТАИФ» һәм «СИБУР» берләшә
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). СИБУР һәм «ТАИФ» компанияләре нефть-газ химиясе бизнесларын берләштерүгә кереште. «СИБУР Холдинг» акционерлык җәмгыяте базасында компания төзеләчәк. Аның 15 процентына «ТАИФ» акционерлык җәмгыятенең акционерлары ия булачак. Бу турыда «СИБУР» матбугат хезмәте хәбәр итә. «ТАИФ» «СИБУР Холдинг»ка нефть химиясе һәм энергетика предприятиеләре акцияләренең контроль пакетын тапшырачак. «СИБУР» матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «ТАИФ»ның калган акцияләре соңыннан берләшкән компания тарафыннан сатып алынырга мөмкин. Берләшкән компания полиолефин һәм каучук җитештерү буенча глобаль лидерлар бишлегенә керәчәк, диелгән компания хәбәрендә.