Ростов шәһәрендә татар зиратында өмәгә чакыралар
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 24 апрельдә Ростов шәһәренең Текучев урамындагы татар зиратында өмә оештырыла. Анда чүп-чарны төяп чыгарырга һәм территорияне чистартуны дәвам итәргә кирәк.
Өмәдә катнашучылардан үз эш кораллары (балта, перчатка, бензин пычкысы) белән килү сорала. Бу турыда Ростов татарларының инстаграмдагы төркемендә хәбәр ителә.
«Рамазан аенда күбрәк изге эшләр башкарып өлгерергә чакырабыз. Танышларыгызга, дусларыгызга, туганнарыгызга хәбәр итүне сорыйбыз. Бигрәк тә ир-атлар ярдәме кирәк», диелгән хәбәрдә.