Казан мэриясе шәһәр буенча тәртипсез рәвештә самокатлар куелуны хупламый
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген Казанда шәһәр комиссиясенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеге турында утырышта шәһәр буенча тәртипсез рәвештә самокатлар куелу турында фикер алыштылар. Башкарма комитет башлыгы урынбасары Илдар Шакиров сүзләренчә, көннәр җылыну белән велосипедта, самокатта һәм мопедта йөрүче балалар һәм олылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны арта. Бу күпләрнең аларда ничек һәм кайда хәрәкәт итәргә кирәклеген белмәве белән бәйле булырга мөмкин. Моннан тыш, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары фикеренчә, самокат прокатының контрольсез оештырылган нокталары авария сәбәбе булырга мөмкин. «Без моның шәһәр халкы һәм туристлар өчен дә уңайлыклар тудыра торган сервис булуын кире какмыйбыз. Кагыйдәләр үтәлми, самокатлар шәһәрдә тәртипсез рәвештә куеп калдырыла. Бу бөтенләй кабул ителерлек түгел. Нәтиҗәләр ясарга һәм чаралар күрергә кирәк», — диде Илдар Шакиров.