Казанда «Телем – минем горурлыгым» әдәби кичәсе була
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Казанда «Телем — минем горурлыгым» дип исемләнгән әдәби кичә 25 апрельгә күчерелә. Чара Павлюхин урамы, 91 адресы буенча сәүдә үзәгендә 14:00 сәгатьтә башлана. Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Телем — минем горурлыгым» Әдәби кичәсе — «Дөнья энҗесе — 2021» Халыкара матурлык һәм талант бәйгесенең бер этабы. Чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. Конкурста катнашучылар француз, кытай, испан, казах, кыргыз, таҗик һәм һинди телләрендә поэмалар укыячак. Программада шулай ук театраль күренешләр, халык уен коралларында уйнау һәм милли биюләр каралган. Конкурс 2009 елдан бирле уздырыла. Аны Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе һәм Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе оештыра.