Миңнехановка Росприроднадзор Идел-Кама идарәсенең яңа җитәкчесен тәкъдим иттеләр
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) Дәүләт хезмәте һәм кадрлар идарәсе башлыгы Тимур Ахунҗанов белән очрашты. ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановка Тимур Ахунҗанов Росприроднадзорның Идел-Кама төбәкара идарәсенең яңа җитәкчесе Фаяз Шакировны тәкъдим итте. Элегрәк ул ТР Экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – республиканың әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы вазифасын башкарган иде. Очрашуда шулай ук Татарстан һәм Росприроднадзор арасында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков катнашты.