Татар китабы йортында Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабын тәкъдим итү була
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). 20 апрельдә көндезге сәгать 11дә «Казан утлары» журналы Татар китабы йортында Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабын тәкъдим итә. «Никах» – «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан өченче китап. Аның авторы — Хисаметдин Исмәгыйлевны татар әдәбиятын укучылар соңгы берничә елда гына белә башлады. Бу аның беренче китабы. Хисаметдин Исмәгыйлев Башкортстанның Стәрлебаш районы Гөлем авылында яшәп иҗат итә. 1953 елның 17 февралендә туган. Хисаметдин Исмәгыйлев әдәбиятка соңлап, шактый тормыш тәҗрибәсе туплап килә. Аның әсәрләрендәге мавыктыргыч сюжетлар, кискен борылышлар, образларның төрле маҗараларга әвәслеге — болар барысы да автор узган тормыш юлының әдәби чагылышы. Шул ук вакытта аның әсәрләрен көндәлек тормыш ыгы-зыгысыннан күтәрә торган бер сыйфат — ул да булса, аларда милли яшәеш, милли характерларның үзенчәлекле бирелеше, ди әдәби кичәне оештыручылар. «Никах» китабына кергән «Никах» һәм «Мин — Абрек» повестьлары шушы елларда «Казан утлары» журналында дөнья күргән әсәрләр.