Казанда ташландык йортта янгында ир-ат һәлак булган
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казандагы ташландык йортта чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Бүген 18.05 сәгатьтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Ленинград урамындагы ташландык бинада янгын чыгуы турында хәбәр алынган.
Ташландык йортта 10 квадрат метр мәйданда чүп-чар януы ачыкланган.
Янгын сүндерүчеләр янган конструкцияләрне сүткәндә ир-ат мәетенә тап булган. Аның шәхесе ачыклана.