Казанда «КАМАЗ» машинасының велосипедчыны таптату мизгеле видеога эләккән
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Тышкы видеокүзәтү камераларына Казанда «КАМАЗ» машинасының велосипедчыны таптатып үтерү мизгеле эләккән.
Кадрларда ир-атның юл буенда велосипед белән килүе күренә. Күпмедер вакыттан ул велосипедка утыра һәм машиналар күпләп йөргән урыннан борыла башлый. Бу вакытта аны йөк машинасы бәрдереп китә.
Элегрәк «Татар-информ» бүген көндез Казанда Оренбург трактында «КАМАЗ» велосипедчыны таптатып үтерүе турында хәбәр иткән иде.