Кытай вәкилләре Чаллы хастаханәсенә ковидтан саклану өчен кирәк-яраклар тапшырды
(Чаллы, 13 апрель, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы» ). Кытай вәкилләре Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә коронавирустан саклану өчен 810 костюм, 480 күзлек, 960 медицина респираторы тапшырды. Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы У Инцинь сүзләренчә, пандемияне Россия белән Кытай бергәләп жиңә ала. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева ярдәм өчен рәхмәтен белдерде.