(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Күптән түгел Татарстан Ютазы районының мәшһүр авылы Бәйрәкә тарихына багышланган китап дөнья күрде. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында тәкъдим ителәчәк. Аның авторлары төбәк тарихчылары Әсгать һәм Миләүшә Закировлар, һәм Бәйрәкш авылы музее җитәкчесе Әлфия Хаҗиева. Китап «Агромир» хуҗалыгы көче белән, аның башлыгы Галиев Сирин Әхәт углы җитәкчелегендә язылды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйрәкә тарихы Рәсәй Дәүләт Борынгы Актлар Архивы, Татарстан Республикасының Дәүләт Архивы, Башкортостан Республикасының Дәүләт Архивы, Самара өлкәсе Дәүләт архивы, Бөгелмә, Азнакай, Баулы архивлары, Бәйрәкә авылы музее һәм китапханәсе, Акбаш авылы музее материалларына нигезләнеп торгызылды. Алган документларның байтагының күчермәләре китапка кертелде. Документлар буенча 1749 елның 9 сентябрендә авылга нигез салынган. Бәйрәкәгә беренчеләрдән булып күчеп утырган, йомышлы татарлар, ясаклы татарлар, типтәрләр, сәүдәгәр татарлар таифәсенә караган ерак бабаларның исемнәре тарихта язылып калды. Бәйрәкә авылы һәм аның халкының тирә-юньдә, республикабыз һәм илебез алдында, хәтта бөтен дөнья югарылыгында тоткан урыны дәрәҗәле. Рухи байлыклары, гасырлар буена тормышта җыйган тәҗрибәләре, тереклек кылу дәвамында узган дәресләрне дөрес үзләштерүләре аларга шундый өстенлек биргән. Авыл тарихы да шуны раслый. Бәйрәкәнең яңа тарихы шатлык-сөенечле вакыйгаларга, казанышларга бай булсын.