Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Рамазан ае башлану белән тәбрик итте
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын изге Рамазан ае башлану белән тәбрик итте. «Изге Рамазан ае мөбәрәк булсын!» - дип язган ул Instagram социаль челтәрендәге постта.
«Изге Рамазан ае һәр йортка муллык, бәхет, иминлек һәм тынычлык алып килсен!», «Амин, шулай булсын!», дип искәрткән республика Президенты сәхифәсенә язылучылар тәбрикләү сүзләренә җавап итеп.