3-НДФЛ декларациясен тапшырмаганнарга салым суммасына пенялар һәм штрафлар өстәләчәк
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елның 30 апреленә кадәр 3-НДФЛ декларациясен тапшырмаганнарга салым суммасына пенялар һәм штрафлар өстәләчәк.
«Әгәр гражданнар 2020 елда алган керемнәр буенча 3-НДФЛ декларациясен 2021 елның 30 апреленә кадәр тапшырмаса, НДФЛ суммасы салым органы тарафыннан исәпләнәчәк. Салым суммасына пенялар һәм штрафлар да өстәләчәк», — диде Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Марат Сафиуллин 3-НДФЛ декларациясе мәҗбүри рәвештә тапшырылырга тиешле керемнәрне атады:
эшмәкәрлек эшчәнлегеннән;
фатирларны, бүлмәләрне һәм башка милекне арендага бирүдән;
лотереядә 4 мең сумнан 15 мең сумга кадәр откан акчадан;
кыйммәтле кәгазьләр сатудан, устав капиталындагы өлешне сатудан;
бүләк рәвешендә алынган күчемсез милектән, транспорт чараларыннан, акцияләрдән, пайлардан. Якын туганнардан алынган мөлкәт буенча декларация тапшырасы түгел;
мөлкәткә ия булуның минималь срогы үтмичә милек сатудан. Бүлмәләр, фатирлар, йортлар һәм башка биналар өчен мөлкәткә ия булуның минималь срогы биш ел тәшкил итә, автомобиль өчен — өч ел. Машина алганнан соң өч ел вакыт узмыйча саткан очракта, хәтта бәясе төшсә дә, алган һәм саткан хакларын күрсәтеп, декларация тапшырырга кирәк.
3-НДФЛ декларациясе тапшырырга тиешле гражданнарга 30 апрельгә кадәр аны салым инспекциясенә юлларга кирәк. Әлеге срок салым суммасын кайтартучыларга кагылмый. Бу очракта декларацияне ел дәвамында теләсә кайсы вакытта җибәрергә мөмкин.