Владимир Путин Татарстанның өч районына судьялар билгеләде
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның өч районына судьялар билгеләде. Хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.
РФ Президенты боерыгы белән Марсель Әхмәтшин – Питрәч район суды, Дмитрий Поляков Спас район суды рәисе итеп билгеләнде.
Ирек Ибраһимов исә Әлмәт шәһәр суды хөкемдары кәнәфиен биләде.