Миңнеханов эш бирүчеләрнең һәм уку йортларының хезмәттәшлеген көчәйтергә тәкъдим итте
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Эш бирүчеләрнең һәм югары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең үзара хезмәттәшлеген арттыру кадрлар җитмәү проблемасын хәл итәргә мөмкин. «Алабуга» махсус икътисади зонасының (МИЗ) кадрлар потенциалын үстерү буенча киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый фикер әйтте. Республика җитәкчесе искәрткәнчә, «Алабуга» МИЗ ел саен үзенең югары нәтиҗәлелеген раслый. Хәзер биредә 33 компания-резидент эшли, алар 7 меңнән артык эш урыны булдырган. Әмма үсеш темплары һәм хезмәткәрләрнең 16 меңгә кадәр артуын планлаштыру кадрларны әзерләү мәсьәләсен хәл итүне таләп итә. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Алабуга Политех» белем бирү үзәген булдыру — «урта һөнәри белем бирү программалары буенча эшчеләрне максатчан әзерләү кысаларында эш бирүче һәм мәгариф учреждениесенең уңышлы партнерлыгы үрнәге», — диде Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, Татарстан Президенты WorldSkills хәрәкәте белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә алынган стандартларның әһәмияте турында искәртте. Аның сүзләренчә, кадрларны әзерләү программалары вакыт белән бергә атларга һәм икътисадның реаль секторында ихтыяҗ булырга тиеш. Киңәшмә барышында шулай ук белем бирү үзәге базасында кадрларны өзлексез әзерләү системасын төзү мөмкинлеге турында да фикер алыштылар — мәктәп укучыларының һөнәри ориентациясеннән башлап югары белем бирү һәм белгечләрнең квалификациясен күтәрү программаларына кадәр. Киңәшмәдә Россия мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко, «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)» автоном коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Роберт Уразов һәм башка рәсми затлар катнашты.