Главные новости Кызыла
Кызыл
Декабрь
2020

Үгез елын ничек каршыларга, табынга нәрсә куярга, бу елдан ниләр көтәргә?

0
Үгез елын ничек каршыларга, табынга нәрсә куярга, бу елдан ниләр көтәргә?

Киләсе 2021 ел — ак, металл Үгез елы булачак. Көнчыгыш календарена күз салсак, аның буенча ел әле 12 февральдә генә алмашыначак. Ә без исә инде 31еннән 1 гыйнвар төнендә үк Үгез елын каршыларга әзер. Үткән 2009 ел да үгез символы астында тарихка кереп калган.

Шул елдан башлап, Бердәм дәүләт имтиханы мәктәптә чыгарылыш имтиханнарының бердәнбер формасы һәм вузларга керүнең төп юлы булып кабул ителә.

«Евровидение» конкурсы беренче тапкыр Мәскәүдә уза.

2009 елның күңелсез вакыйгалары түбәндәгеләр: Пермь шәһәрендә «Хромая лошадь» төнге клубындагы янгын һәм Саяно-Шушенский ГЭСындагы фаҗига.

40 ел эчендә беренче тапкыр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дуңгыз гриппы пандемиясе турында игълан итә. Ул вакытларда да битлекләргә кытлык булып ала.

Үгез елында туган кешеләр - тугры җаннар Үгез — көчле, тәвәккәл, ышанычлы, гадел, намуслы, хезмәт сөючән хайван булып тасвирлана һәм ул үз җиренең чын патриоты. Үгез елында туган кешеләр гаиләләрен яраталар, балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнәләр, традицияләргә һәм хезмәтләренә тугры булып калалар. Алар күбрәк консерваторлар, тугры җаннар. Әзерләп куелган план буенча салмак кына алга атлыйлар, уңышка ирешәләр. Бу елларда туган кешеләрнең кимчелекләре дип аз сүзле һәм артык кире булуларын атарга була. Үгез елындагыларны бик җиңел генә ияртеп китеп булмый, кешеләргә дә авыррак ияләшәләр, алар белән уртак тел табу җиңелләрдән түгел. Яңа елны ничек каршыларга? 2021 ел Күсе елына караганда күпкә тынычрак булыр дип көтелә. Ләкин шул ук вакытта җиң сызганып эшләргә дә кирәк булачак, үгез ялкауларны яратмый икән. Карьера төзү белән мәшгуль тырыш кешеләргә уңыш елмаячак. Авыл хуҗалыгы өчен дә уңышлы ел булыр дип ышаналар. Үгез елының иң төп сыйфаты — тотрыклылык, ул үзгәрешләр яратмый. Быел Яңа елны гаилә, туганнар белән каршыларга киңәш ителә. Гаиләнең бер өстәл артында яки уртак эш, шөгыль өчен бергә җыелуы үгез күңеленә хуш киләчәк. Үгезне кызыл төс белән котыртырга ярамый Беркөнне бер танышым: «Быел чыршыга кызыл шарлар эләргә рөхсәт итмәдем балаларга. Үгезнең ачуы килмәсен тагын», — ди әллә чынлап, әллә шаяртып. Шул сүзләрдән соң чыршылар күзәтеп йөри башладым. Кызыл төсле бизәкләр кермәгән чыршылар да күренгәләде — ак, зәңгәр, күк төстәге шарлар иде аларда. Кайтып, үз чыршымны да тикшердем. Төсен төскә аерып тормаганнар, нәрсә бар, бөтенесен дә элгәннәр иде. Быел кызыл төс булырга тиеш түгел, диләр күпләр. Шуңа ышанып, кемнәрдер кибетләр буйлап үзенә күлмәк эзли. Имеш, үгезгә ярарга кирәк. Яңа ел каршылау өчен төп төс — ак һәм аның калган барлык төсмерләре: соры, аксыл көрән, күк. Көмеш һәм металлик төсендәге ялтыравык бизәнү әйберләре яисә көмештән эшләнгән алка, беләзекләр дә урынлы булачак. «Элек кызыксына идем көнчыгыш календаре белән. Кагыйдәләрне истә тотып кием сайлаганым булгандыр, аннары чыршы кую урынын караштыргалый идем. Хәзер чыршыны бала бизи, ул инде бөтенесен дә элә. Табынга тегесен-монысын ярамый диюләр бар инде ул. Монда инде кем нәрсә ярата, аңа карап тормыйлардыр дип уйлыйм», — диде скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова. Табынга нәрсә куярга? Быелгы бәйрәм табынында сыер итеннән пешерелгән ризыклар булмаса әйбәтрәк, үгезнең үпкәләве бар, диләр. Аның урынына сарык, тавык итү куллану яхшырак булыр. Төрле тозлы әйберләр, гади салатлар, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр. Бу табында балык та урынлы булачак. Ак үгез тәм-томнар да ярата. Өстәлгә берәр баллы камыр ризыгы пешерегез. Яңа ел алдыннан иске әйберләрне ташлагыз, өегезне яхшылап җыештырыгыз Көнчыгыш календаре белән кызыксынучы Марина белән дә Үгез елы турында сөйләштек . «2021 ел гаилә һәм бәхет-шатлык елы булырга тиеш. Киләчәк ел туйлар һәм яңа туган сабыйларга бай булыр дип көтелә. Мин алай катгый рәвештә теге, бу ярамый дип әйтмәс идем. Кием төсенә килгәндә, үгезне котыртырлык якты төсләр булмавы хәерлерәк анысы. Акка якын тыныч, басынкы төсле кием кию яхшы булыр. Төсенә генә түгел, формасына да игътибар итәргә киңәш итәр идем: күлмәгегез артык ачык яки кыска булмасын. Аннары, Яңа ел төнендә кызларга чалбар түгел, ә күлмәк кию яхшырак булыр иде. Өстәлгә сыер ите куймагыз дигән сүзләр белән килешеп бетә алмыйм. Моны инде һәр кеше үзе хәл итә. Иң мөһиме — Яңа ел алдыннан кирәкмәгән әйберләрне чыгарып ташлап, өйне дә яхшылап, бер чатны да калдырмыйча җыештырырга кирәк. Күтәренке кәеф һәм чиста күңел булсын», — ди  Киләчәк ел узганыннан уңышлырак та, бәхетлерәк тә булсын өчен ни генә эшләми кешеләр. Кемдер шампан шәрабы бокалына теләкләрен яндырып сала, кемдер 12 телем мандаринга ниятләрен сөйләп, сәгать суккан саен берне кабып куя. Яңа ел төнендә яшь кызның кулында яки янында дарчин (корица) булу аңа киләсе елда мәхәббәт вәгъдә итә икән. Ырым-шырымнарның ниндие генә юк — һәр кеше күңеленә хуш килгәнен табып эшләп тә карый ала. Шулай да, нинди генә күлмәк киеп, нәрсә генә ашасак та, киләчәк еллар имин булсын!






Загрузка...


Глава Тувы Владислав Ховалыг
Москва

Мэр Москвы расширил финансовую поддержку бизнес-ангелов


Спорт в Туве
Тува

Голкипер «Турана» вошел в топ-3 вратарей-рекордсменов клуба


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэлю Надалю подмигнул слепой жребий // Первым соперником 14-кратного чемпиона будет четвертая ракетка мира Александр Зверев


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Туве
Москва

В Подмосковье призвали отказаться от запуска воздушных шаров ради экологии





Путин в Туве
Тува

Путин поручил утвердить индивидуальную программу развития Тувы на ближайшие пять лет


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Путин назвал продуктивными переговоры с Лукашенко в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Политолог Бортник: Киев ждёт общий провал, если ВСУ останется без успехов до осени


Навальный в Туве


Здоровье в Туве


Частные объявления в Кызыле, в Туве и в России






Загрузка...

Загрузка...



Большой театр

Большой театр и петербургский цирк на сцене калининградской драмы: 4 постановки фестиваля «Башня»



Кызыл

Направление в ПНД для клиентов РЖД. ФАС внесла в правительство новые, улучшенные Правила недискриминационного доступа к железной дороге

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net