ТНВ заправкадагы мәхәббәт турында сериал төшерә ( «Теща» гына пырдымсызрак)
ТНВ автомобилгә ягулык салу станциясендә «Юллар чатында» дип аталган яңа сериал төшерә башлады. 20 сериядән торган сериалны сентябрь аенда төшереп бетерергә җыеналар. Яңа сезонда тәкъдим итәчәкләр. Спойлерсыз гына нәрсә турында булуы хакында җиткерәбез.