Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Апрель
2021

Татарстанда татарча хаталы язылган өч йөздән артык элмә такта табылган

0
Татарстанда татарча хаталы язылган өч йөздән артык элмә такта табылган

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанда 1 февральдән татар телендә хаталы элмә такталар табучылар арасында бәйге бара. Бүгенге көнгә өч йөздән артык шундый такта табылган. «Статистиканы атна саен яңартып торабыз. Узган атна мәгълүматлары буенча, хаталы язмалар турында барлыгы 267 гариза килгән. Бу атна дәвамында якынча 50 гариза килде. Шул рәвешле, 1 февральдән алып, бүгенгәчә „Халык контроле“ системасында өч йөздән артык гариза теркәлгән», — диде Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гомуми лингвистика бүлеге мөдире Бәхтияр Миңнуллин. Аның сүзләренчә, якынча 110 элмә тактадагы хаталар төзәтелгән, 75 язманы төзәтү планлаштырылган. «Сиксәннән артык гариза әлегә эштә. Хаталы такталар табылган муниципалитетларда мәсьәләне ничек хәл итәргә икәнен уйлыйлар», — диде Бәхтияр Миңнуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә. Хаталар арасында төрлеләре бар. «Килгән хәбәрләрнең күбесе оешмаларның исеме, эш тәртибе язылган хаталы такталарга карый. Шулай ук авыл, урам исемнәре язылган юл күрсәткечләре дә еш килә. Күбесенчә лексик, орфографик, җөмлә төзелешенә караган хаталар очрый. Татар телендә генә булган хәрефләрне дөрес кулланмаган язмалар да килә», — диде ул. Республикада татар телендәге хаталы элмә такталар табучылар арасында бәйге 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр үткәрелә. Конкурсның модераторлары — «Халык контроле» һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Конкурста катнашу өчен ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле» мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк. Хәбәрне калдыру өчен «Исем һәм язулардагы хаталар» категориясен сайлау, фотоматериалны йөкләү, адресны күрсәтү, вакыйга исемен, тулырак мәгълүмат, басма кагыйдәләре белән ризалыкны раслау һәм персональ мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү сорала. Конкурс татар телен саклау һәм таныту, халыкның игътибарын элмә һәм мәгълүмати такта, топографик тамга, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның игълан такталарындагы хаталарга җәлеп итү максатында уздырыла. «Халык контроле» һәм модераторлар нәтиҗә чыгарып, ун җиңүчене сайлап алачак. Аларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин на стройке судоверфи в Москве


Спорт в России и мире
Москва

Матч ЦСКА - "Рубин" завершился со счетом 2:2


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Соболенко уступила Свентек в финале турнира WTA-1000 в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Пресс-релиз | CRYPTONIUM | Новая экосистема для заработка на криптовалюте | Арбитраж | Трейдинг | Обучение





Путин в России и мире
Москва

Валентин Коновалов Хакасии примет участие в церемонии инаугурации Владимира Путина


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Польский судья приехал в Минск и попросил защиты у Лукашенко




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Булат Окуджава

Столетие Булата Окуджавы отметили в Ногинске



Москва

Посол РБ в РФ Крутой: страна заинтересована в программах России по беспилотникам

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net