Татарстанда ир-атны ике баласын һәм хатынын даими кыйнап торуда гаеплиләр
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Республикада яшәүче 44 яшьлек ир үзенең балаларын һәм хатынын кыйнап торуда шикләнә. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. Тикшерү фаразлаганча, ир исерек килеш өч ай дәвамында 11 һәм 12 яшьлек ике баланы һәм хатынын даими кыйнаган. Тиздән хатыны бу хакта полициягә хәбәр иткән. Ир-атка «Җәберләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартлары да билгеләнә, эшне тикшерү дәвам итә.