Вуйнович: Безнең коллектив иммунитетка тиз ирешүебез бик мөһим
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Россиядә вакцинация темплары җитәрлек дәрәҗәдә түгел, процессны активлаштырырга мөмкин булыр иде, дип саный Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының төбәк вәкиле Мелита Вуйнович. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренчә, вакцинация темплары турындагы мәсьәләне «сәламәтлек саклау органнарына калдырырга» кирәк. «Әлбәттә, вакцинация темплары югарырак булуын теләр идем. Венгрия 30 процентка җитте, кайбер башка илләр инде 50 процентка, шулай булгач, темпны тизләтергә кирәк. Безнең коллектив иммунитетка тиз ирешүебез бик мөһим», — диде Вуйнович «Россия 24» телеканалы эфирында.