Назарбаев университеты галиме: Тукай татар халык телен җанландырган
(Казан, 27 апрель, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Назарбаев университетының Казах теле һәм тюркология кафедрасы мөдире Юлай Шамилоглы фикеренчә, Тукай татар халык телен җанландырган.
«Нью-Йоркта яшәгәндә, балачагымда мин „Гали белән кәҗә“не һәм Тукайның башка шигырьләрен дә ятлый идем. Аның шигырьләре бөтен дөнья татар диаспоралары өчен дә бик мөһим», — диде Назарбаев университетының Казах теле һәм тюркология кафедрасы мөдире Юлай Шамилоглы.
Галим фикеренчә, Габдулла Тукай татар телен җанландырган. Әлеге сүзләр Халыкара Төрки академиясе үткәргән Габдулла Тукайга багышланган конференциядә әйтелде.
«Минемчә, Тукай шигырьләре булганда татар халкы да яшәр. Татар теле, татар милләте Тукайсыз була алмый», — диде Юлай Шамилоглы.