123ru.net
World News in Tatar

«Милли МультFest»та Апуш исемле персонаж белән компьютер уены тәкъдим иттеләр

026
«Милли МультFest»та Апуш исемле персонаж белән компьютер уены тәкъдим иттеләр

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Милли мультFest» республика балалар кинофестивалендә Чаллының «Замана» театр берләшмәсе «Габдулла Тукайның искиткеч дөньясы» дип аталган компьютер уенын тәкъдим итте. Уенда Апуш исемле персонаж төрле сынаулар аша уза. «Уенда төрле йортларга кереп, Габдулла Тукайның язмышы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин. Виртуаль дөньяда шүрәлеләр белән көрәшергә, җәнлекләргә, әйтик, кәҗә белән сарыкка булышырга була», — диде Чаллы шәһәренең «Замана» театр берләшмәсенә йөрүче Тимур Габдрахманов. Мәктәп укучылары һәм төрле студияләргә йөрүчеләр әзерләгән компьютер уеннары арасында «Габдулла Тукайның искиткеч дөньясы» уены иң яхшысы дип табылды. Элегрәк «Татар-информ» «Милли МультFest» фестиваленең җиңүчеләре билгеле булуын язган иде . Һәр номинациядә беренче урынга 100 мең, икенчегә 70 мең, өченче урынга 50 мең сум бирелде.

Мобильный 6
Загрузка...
Комментарии для сайта Cackle

Russian.city

Слухи, сплетни...








Новости Москвы на Moscow.media


Все города России от А до Я

123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.






Новости России