Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Бүген Татарстанда COVID-19 коронавирусыннан ике кеше үлеме расланган. 1948 елда туган һәм 1973 елда туган ир-атлар ковид корбаны булган.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ачыклаганча, үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган.
Бүгенге көнгә Татарстанда коронавирустан 451 кеше үлгән.
Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, узган тәүлектә Татарстанда 35 кеше коронавирус йоктырган. Республикада барлыгы 20133 кеше ковид йоктырган.