Мәскәү өлкәсендә егерменче Сабан туе Красногорск шәһәрендә уза
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). 19 июньдә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә Сабан туе — татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме узачак. Беренче тапкыр аны 2020 елда үткәрергә планлаштырганнар иде, әмма коронавирус сәбәпле, бәйрәм чаралары кичектерелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең диаспоралар яшәгән бөтен җирдә Сабан туе үткәрелә. Бу безнең чыганаклар, безнең тарих. Һәм без хезмәттәшләребезне, башка милләт дусларыбызны, башка халыкларны үз мәдәниятебез белән таныштырабыз.
Мәскәү өлкәсендә Сабан туен без 2001 елда үткәрә башладык. Шуннан бирле бу „дуслык поезды“ эстафета кебек шәһәрдән шәһәргә күчеп, Мәскәү өлкәсе буйлап бара. Красногорск — ул унбишенче шәһәр», — дип сөйләде Мәскәү өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мохтасаров.
Шәһәр паркында бәйрәмгә килергә теләүчеләрне традицион милли уеннар, турнирлар һәм спорт ярышлары көтә. Бәйрәм кысаларындагы өстәмә чаралар үткәрүне оештыру комитетында катнашучылар хәл итә әле.